Алабугада "Һөнәргә кереш" дигән проектны тормышка ашыра башлаганнар

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Алабуга шәһәрендә "Һөнәргә кереш" дигән программаны ачу һәм тәкъдим итү тантанасы узачак.  Әлеге чара икътисадның реаль секторына кирәк булган һөнәрләр сайлауга, эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. 
Шушы көннәрдә бу проект кысаларында Алабуга политехник көллиятендә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен ачык дәрес уздырылды.  Биредә аларны программа планы, проект мөмкинлекләре, перспективалары белән таныштырганнар, Алабуга политехник көллиятендә белем алуның өстенленлекләре турында сөйләп киткәннәр. 
Чара ахырында укучыларны һәм әти-әниләрне уку класслары, лаборатория, остаханәләр буенча йөрткәннәр. Автомеханика һәм эретеп ябыштыру җиһазлары классында стендлар күрсәткәннәр.  Укытучы җитәкчелеге астында бер укучы хәтта үзен эретеп ябыштыручы ролендә дә  сынап караган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International