Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар экстремизмга каршы

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Экстремизмга - юк" айлыгы кысаларында  берничә чара уздырганнар. Әлеге чараларның максаты балалар һәм яшүсмерләрдә этник, конфессиональ күптөрлелекне уңай яктан кабул итү, башка мәдәниятләргә карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
Бу көнне үзәк белгечләре тарафыннан "Без халыклар дуслыгы өчен" дигән конкурс оештырылган, ата-аналар һәм балалар белән экстремизм, терроризм, толерантлык тәрбияләү  темасына очрашулар, әңгәмәләр оештырылган.  Белгечләр шулай ук "Сине экстремизм проблемасы кызыксындырамы?" дигән темага  анкеталау да уздырганнар. 
Анализ күрсәткәнчә, барлык чаралар да агарту, кисәтү рухында булган, барлык милләтчелек күренешләренә, экстремизмга каршы тискәре караш формалаштыруга юнәлдерелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International