Казанда 27 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 6 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан. Алар арасында "Азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты"  МУП, "Бәхетле-1" ҖЧҖ, "Радиоприбор" ААҖ, "Ваниль" ҖЧҖ, "АйСиЭнСервис Инжиниринг Шәрыкъ" ҖЧҖ, "Метроэлектротранс"ның 2 нче Тролллейбус депосы бар. Шулай ук чарада "Ак Барс Девелопмент"  ҖЧҖ кадрлар бүлеге вәкиле дә катнашкан. 
Кече ярминкәгә 217 кеше килгән, аларның 27сенә эш урыннарына юллама тапшырылган. 10 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелгән, 9 кешегә мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белешмәләр бирелгән. 
Ярминкәдә катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International