Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "2013-2017 нче елларга Республикада балалар ихтыяҗлары өчен эшләр стратегиясе" кысаларында чара уздырылган

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре (Яңа Савин районы)  "2013-2017 нче елларга Республикада балалар ихтыяҗлары өчен эшләр  стратегиясе" кысаларында спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.  "Спорт калейдоскобы" дигән бу дәрес  социаль куркыныч  һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен махсус уздырылган. 
Чара барышында балалар шәһәребезнең спорт командалары уңышлары белән танышканнар,  җитезлек, спорт тизлеге, түземлекне үстерүгә күнегүләр өйрәнгәннәр. 
Белгечләр сүзләренә караганда, бу чаралар балигъ булмаганнарга үзләрен, физик әзерлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International