Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча “Радиоприбор” Әлмәт заводы” ААҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Тикшерү барышында хезмәт хакының предприятие килешүе нигезендә күрсәтелгән срокларны бозып түләнүе, отпускларга түләүнең срокларны бозып, хезмәт хакы белән бергә генә бирелүе (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), шулай ук хезмәт килешүе туктатылган чакта хезмәткәргә эштән азат ителгән көнендә түләнергә тиешле барлык суммаларның да түләнеп бетмәве ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе).
Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр түләнми (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсе).
Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар агымдагы елның 27 нче августына якынча 16 миллион сумны тәшкил итә.
Шул ук вакытта хезмәт законнарын башка төр бозу очраклары да билгеле булган. Мисал өчен, завод хезмәткәрләре белән төзелгән хезмәт килешүләренең барысы да хезмәт законнарына туры килеп бетми.
Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Әлмәт шәһәре прокуратурасында карала.