Югары Осланда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр өчен Югары Ослан авылы мәчетенә бару бик истә калырлык вакыйга булган. Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин барлык кешеләрне мәчетнең барлыкка килү, аны төзү тарихы белән таныштырган. Шулай ук Ислам дине, башка диннәр, аларның чагылышы турында сөйләгән.
Мәчеттәге бу чара хәйрия ашы белән тәмамланган.
Очрашу Югары Ослан районы мөселман руханилары һәм интернатның үзара хезмәттәшлек планы нигезендә узган.