Бүгенге көндә эшсез татарстанлылар үзләренә эшне 46488 вакансия арасыннан сайлый алалар. Татарстан предприятиеләре бүгенге көндә нәкъ менә шулкадәр хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. 8 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында эш бирүчеләр мәшгульлек үзәкләренә 2302 хезмәткәр сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Вакансияләр иң күп булган шәһәр – Казан. Биредә 24105 эш урыны бар. 5514 вакансия арасыннан эш урыннарыннан Яр Чаллыдагы эшсезләр эзли, Түбән Камада исә эшләргә теләге булганнарга 2423 вакансия әзер.
Шул ук вакытта Татарстанда 14734 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.