Арчаның “Исток надежды” тернәкләндерү үзәге белгечләре кирпеч заводына экскурсия оештырганнар

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Арчаның “Исток  Надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә алар өчен Арчаның кирпеч заводына экскурсия оештырылган. Балалар чимал хәленнән алып кирпечне мичтән чыгу вакытына кадәр күзәтеп торганнар.

Аннан соң бөтен кешене завод лабораториясенә дәшкәннәр. Биредә лаборант балаларга балчыктан сувенирлар ясау турында сөйләгән.

Иң азактан балалар  завод музеена барганнар. Биредә алар завод чыгара торган продукция төрләре белән танышып, осталарга үзләренең сорауларын яудырганнар.

Экскурсия бик кызыклы булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International