Казанлыларга 600 дән артык вакансия тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

16 нчы октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар. Әлеге чарада  "Горводзеленхоз", "Метроэлектротранс", "Водоканал" муниципаль унитар предприятиеләре, Казанның "Электроприбор" ААҖ  вәкилләре катнашачак. 

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча 602 вакансия тәкъдим ителәчәк: механик, участок мастеры, инженер, АЗС операторы, агач остасы, инженер-программист, токарь, слесарь, шәфкать туташы, тракторист һәм башкалар.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.

Чара Казан шәһәре, Павлюхин урыма 102 нче йортта була. 09:00 сәгатьтә башлана. 

Белешмәләр өчен телефон: 277-52-93;  277-52-32.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International