Бүгенге көндә Татарстанда 14734 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 8 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында 636 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, 85 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү өлкәсеннән эштән киткән. Теркәлгән эшсезләр саны исә узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 78 кешегә кимегән.