Чистайның “Салават күпере” үзәге карамагындагы балалар туган якны өйрәнү музеена барганнар

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Мәдәният елына багышланган чаралар уздыру кысаларында Чистайның “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар туган як музеена хәйрия экскурсиясенә барганнар.

Балалар уникаль эскпонатлар, археология, палеонтология, биология, ботаника буенча кызыклы материаллар белән таныша алганнар. Алар арасында болгар көбәсе, кошларның оялары һәм йомыркалары коллекциясе, борынгы хайваннар: мамонт, бизон, мөгезборын, бермөгез сөякләрен дә караганнар.

Чарада 18 бала катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International