“Социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм аларда балигъ булмаган балаларны учетка алу” темасына зона семинарлары узган

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

8-9 октябрьдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм аларда балигъ булмаган балаларны учетка алу” мәгълүмати системасы белән эшләүчеләрнең белемен күтәрү буенча семинар узган. Әлеге чарада республиканың төрле министрлык вәкилләре, гаиләгә һәм  балаларга социаль хезмәт күрсәтү социаль учреждениеләре белгечләре катнашкан. Семинар барышында алар әлеге мәгълүмат системасындагы яңалыклар буенча актуаль сораулар, программа белән эшләүгә анализ турында фикер алышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International