Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт каршында эшләп килүче “Алтын яшь” доброволецлар отряды волонтерлары йортсыз хайваннар өчен приюттан яхшы кәеф белән әйләнеп кайтканнар. Бу приют Алабуга шәһәре кырыенда урнашкан. Биредә 150 эт яши. Волонтерлар монда аларны карарга гына түгел, ә ояларны, территорияне дә җыештырырга, ояларны җылытырга ярдәм итәргә дип килгәннәр.
Вакытның узганы сизелми дә калган. Өйгә кайту юлында волонтерлар үзләренең эшләреннән канәгать калып, киләчәккә планнары белән бүлешеп кайтканнар.