Яр Чаллының “Асылташ” үзәгендә тәрбияләнүчеләр волонтерлар белән очрашканнар

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 57 нче политехник көллияттә укучы яшьләр белән очрашканнар. Бу көнне иҗади чара уздырылган.

Балалар зур кызыксыну белән конкурсдарда катнашып, үзләренең мөмкинлекләрен ача, сәләтләрен күрсәтә алганнар. Волонтерлар белән гитарага җырлап, яңа очрашу турында килешеп, гомуми фото ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International