Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 5 хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян килгән

2014 елның 31 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 24 нче октябрьдән 31нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән очрак 27се көнне булган. "Болгарпиво" ҖЧҖнең логистика склады төзелешендә хезмәткәр югарыдан егылып төшкән. "«Нижнекамскгэсстрой»да исә   хезмәткәр умыткасын сындырган.

28 октябрь көнне авыр җәрәхәтләргә китергән икенче очрак теркәлгән. Әлмәт районы "Татнефть АЗС центр" ҖЧҖдә  автоцистернага нефть продуктын салган чакта хезмәткәр автоцистерна арасына егылган һәм нәтиҗәдә таз-бот сөяген сындырган.

Өченче авыр бәхетсезлек очрагы 29 нчы октябрьдә булган. Иттарткычны юган чакта 226 нчы балалар бакчасы хезмәткәре кулын җәрәхәтләгән.

31 нче октябрьдә 20се көнне булган хәл турында хәбәр килеп ирешкән. Казан вертолет заводы хезмәткәре аркасын авырттырган.

Төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International