Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия ведомстволарының ачыклык рейтингында беренче урын алган

2014 елның 31 октябре, җомга
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы "Россиянең иң ачык 10 "социаль"  ведомствосы рейтингы"нда беренче урын алган. Ул мөмкин булган 100 баллдан 64,8 балл җыйган. Мондый мәгълүмат Ачык Хакимият эшчәнлеген координацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында игълан ителгән.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә караганда, ведомство киләчәктә дә үзенең эшчәнлегендә ачыклык механизмнарын камилләштерергә җыена.  Аның фикеренчә, гражданнарга ведомство эшчәнлегенең асылын  аңлату турында сүз барырга тиеш. "Безгә халык белән җентекләп  эшләргә кирәк. Алар безнең кая таба барганны аңласын", - дигән ул. "Без бу юнәлештә бик җитди эш алып барачакбыз,   халыкның кәефе ничек булуы да шуңа бәйле".
Ачык хакимият эшләре буенча министр Михаил Абызов белдергәнчә, 2014 нче елның мартында 63 министрлык һәм ведомство үз-үзләренә тикшерү  уздырып, ачыклык дәрәҗәләрен билгеләгән булган. Иң кызыгы менә шул бәяне  халык   куйган бәя белән чагыштыру булды, дигән ул.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International