Лениногорск “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге клиентлары IT-технологияләрне үзләштерүне дәвам итәләр. Биредә алар өчен “Өченче яшь университеты” һәм “Интернет-озын гомерлелек” проектлары буенча компьютерда эшләргә өйрәнү буенча дәресләр бирелә. Көн саен пенсионерлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керү, кирәкле мәгълүмат эзләп табу, электрон почта белән эшләү серләренә төшенәләр.
Әйтрегә кирәк, бу программалар өлкәннәргә заман белән бергә атларга, тормышларны тагын да тулырак һәм кызыклырак итәргә мөмкинлек тудыра.