"Ялкын"лылар наркотикларсыз сәламәт яшәү рәвеше өчен

2014 елның 31 октябре, җомга
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында һәрвакыт төрле чаралар: тематик дәресләр, инша һәм плакат-рәсем конкурслары, әңгәмә-диспут, фильмнар, роликлар карау оештыралар. Биредә шулай ук даими рәвештә кинотренинг, дәвалау-сәламәтләндерү, спорт, хезмәт, социаль-мәдәни чаралар үткәрелеп килә.
Шушы көннәрдә монда "Сәламәт яшәү  ул заманча" дигән чара узган. Учреждение методисты балалар игътибарына "Тормышка хокук" дигән фильм күрсәткән. Анда наркотикларның кеше организмына тискәре тәэсире турында сөйләнгән. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International