Кичә “Тәтеш балкышы” комплекслы үзәге психологы тарафыннан “Балаларыбызны наркотикларга бирмибез” дигән акция уздырылган. Чара “Наркотикларсыз тормыш акциясе” кысаларында үткән.
Шәһәр уртасында наркотикларга каршы эчтәлектәге буклетлар таратылган. Ата-аналарның үсеп килүче яшь организмга наркотиклар китергән зыяны турында белү-белмәве буенча сораштыру үткәреп алынган.