Казанның "Солнечный" тернәкләндерү үзәгендә компьютер сыйныфы ачылды

2014 елның 1 ноябре, шимбә
Казанның "Солнечный" тернәкләндерү үзәгендә компьютер сыйныфы ачылу тантанасы булып узды. Бу "ДетскиеДомики" Бөтенрусия балаларга ярдәм фондының  "Мәгариф һәркемгә" социаль программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Ноутбук һәм күп функцияле җиһазларны "Самсунг-Электроникс" компаниясе - программаның генераль партнеры биргән. 
Ел саен бу үзәктә 700-800 балага хезмәт күрсәтелә. Әлеге сыйныф базасында информатика буенча дәресләр үткәрү куздә  тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International