Лаешның “Алтын көз” үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган чара узган

2014 елның 1 ноябре, шимбә

30 октябрь көнне Лаешның “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган чара үткән. Башта Лаеш үзәк сырхауханәсе тарафыннан артериаль кан басымы һәм шикәр дәрәҗәсенә скрининг уздырылган.

Чарада катнашучыларга сәяси репрессияләр корбаннары район җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова мөрәҗәгать иткән. Социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Борһанова исә яңа елдан гамәлгә керәчәк 442 нче федераль закон белән таныштырып үткән.

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән җәмгыять әгъзаларына матди ярдәм һәм газета-журналларга бушлай яздыру бүләк ителгән.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта Лаеш районында 23 сәяси репрессияләр корбаны яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International