«Ford Sollers» заводы үзенең ишекләрен Алабуга мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен ачты

2014 елның 31 октябре, җомга
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Алабуга мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Ford Sollers» заводына экскурсия оештырган. Балалар бу көнне заводта кем эшли, тимер каркастан заманча смарт-кроссовер ясау өчен ниләр белергә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен үз күзләре белән күреп кайтканнар. Завод хезмәткәрләре  технология процессы, тәрәзләр кую, автомобиль системаларын көйләү, дөнья стандартлары турында сөйләгән. 
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый "дәресләр"  әле ярты ел ядәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International