Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 29 нчы октябрьдән алып 4 нче ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 74 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 63 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 44, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 31, икътисад эшчәнлеге – 30, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 25, төзелеш – 21, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 19, транспорт һәм элемтә – 18, сәламәтлек саклау – 18, дәүләт идарәсе – 18, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 6, файдалы казылмалар табу – 4, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 3. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International