ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Казанские ведомости" газетасы редакциясе кунагы булачак

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  "Казанские ведомости" газетасы редакциясендә шәрәфле  кунак булачак. Әңгәмә кысаларында министр Татарстанда инвалидлар декадасын уздыру, халыкның төрле категорияләрен социаль яклау чаралары белән тәэмин итү кебек сорауларга җаваплар бирәчәк.
Шулай ук Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон чыгу сәбәпле социаль яклау системасында булачак яңарышлар, үзгәрешләр турында  да сөйләшү көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International