Арчада “Мәрхәмәт үзәге” белгечләре наркотикларга каршы чара үткәргәннәр

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе

Арчаның “Мәрхәмәт үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм психологы Утар-Атын мәктәбендә “Елама, кадерлем” дигән чара уздырган. 8-9 нчы сыйныфларда белем алучы 20 бала катнашында үткәрелгән әлеге чара “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында үткәрелгән. Бу көнне наркотикларның зыяны турында әңгәмәләр узган, ролик карау оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International