7 нче ноябрь көнне Самара шәһәрендә Хәтер парады узачак. Ул 1941 нче елда Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадка багышлана. Әлеге чарада сугыш ветераннары, Татарстан Республикасының патриотик клублары вәкилләре катнашачак.
Татарстан делегациясе составында парадта Советлар Союзы Герое, ДОСААФ, РОСТО президиумнары, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Борис Кириллович Кузнецов, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары, инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, “Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр” иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова, Татарстан Республикасының инвалидлар – фашизмның элекккеге балигъ булмаган тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Абдуллина, сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты Васыл Хуҗәхмәтов, Бөек Ватан сугышында катнашучы Мөфтах Нуртдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Саломыков катнашачак.
Озату тантанасы иртәгә Казан тимер юл вокзалында 15.00 сәгатьтә үткәрелә.