Кичә "Мега" сәүдә-күңел ачу үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика хәйрия акциясе уздырылды. Биредә Татарстан Республикасының махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләреннән булган балалар катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге оештырды.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов ачты. Бәйрәм концерты барышында балалар өчен сабын куыгы тамашасы, фокуслар, интерактив флеш-моб үткәрелде. Концерт программасында тимераякта шуу, буйлы курчаклар белән истәлеккә фотолар, уен мәйданчыклары да оештырылган иде. Оригами стилендәге открыткалар, хәрәкәтле уеннар узды. Бәйрәм концерты кысаларында "Төрле төстәге балачак" дигән балалар рәсемнәре республика конкурсына йомгак ясалды.
"Мин булмасам, кем" дигән хәйрия оешмасы исә яшь кунаклар өчен иҗади остаханәләр эшен дә оештырды. Монда балалар аквагримм һәм һава шарларын модельләштерү серләренә төшенә алды.
Бәйрәм ресторанда хәйрия ашы белән тәмамланды.