Казанның Вахитов районында яшәүче эшсез гражданнарга 500ләп вакансия тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
12 нче ноябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарада районның 5 предприятиесе вәкилләре катнаша. Аерым алганда, эш урыннары булмаучыларга Метроэлектротранс,  Горводзеленхоз, Водоканал  МУП, Казанның "Электроприбор" заводы ААҖ,  "Адонис" ААҖләре вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Алар 500 вакансия арасыннан үзләренә ошаганнарын сайлап ала алачак. Бу көнне механик, хәрәкәтчән состав төзекләндерү буенча слесарь, участок мастеры, инженер, балта остасы, инженер-программист, токарь, электромонтер һ.б б. белгечлекләр буенча вакансияләр булыр дип көтелә.
Ярминкә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча уза. 
Башлану вакыты: 9.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International