Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре  прокуратурасы йөкләмәсе буенча «ЭлектроМастерДВА» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшерү барышында  хезмәт хакының хезмәт законнары белән күрсәтелгән срокларны бозып түләнүе ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе). Шулай ук отпускларга түләү  срокларны бозып үткәрелә (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), эштән китүче хезмәткәрләр белән исәп-хисап эштән азат ителгән көндә уздырылмый (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе бозыла).

 Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә,  түләнми дә. Бу РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу очрагы буларак бәяләнә.

Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 30 нчы сентябрьгә  якынча 580 мең сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта башка хезмәт законнарын  бозу очраклары да ачыкланган. Мисал өчен, биредә хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләгән очракта исәп-хисап кәгазьләре ясалмый һәм бирелми. Эш бирүче, РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе буенча, хезмәт хакын түләгән очракта эшчене язма рәвештә аның хезмәт хакы өлешләре, аңа исәпләнгән башка түләүләр күләме, тотып калган суммалар һәм аларның тотылу сәбәпләре, шулай ук түләнергә тиешле барлык сумма күләме  турында хәбәр итәргә тиеш.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Яр Чаллы  шәһәре прокуратурасында  карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International