Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72%ны тәшкил итә

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 4 нче ноябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14695 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 23 кешегә артык. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,72% тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45368 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2666 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 528 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 277 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 28 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International