Чистайның “Юлдаш” интернатында “бочча” уены буенча ярышлар узган

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Чистай районы “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “бочча” уены буенча йомгаклау уеннары булып узган. Ярышта    яшь инвалидлар бүлеге хезмәткәрләре дә катнашкан. Беренче команда “Богатырь” дип аталган, биредә яшь инвалидлар бүлегеннән егетләр кергән. Икенче командада кызлар көч сынашкан. Өченче командага интернат хезмәткәрләре берләшкән.

Нәтиҗәдә, беренчелекне “Богатырь”  командасы яулаган, икенче         урынны хезмәткәрләр алган. Кызлар исә 3 нче мактаулы  урын алган.

Җиңүчеләрне     интернат директоры Т.Попова тәбрик иткән. Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырган. Аның сүзләренә караганда, “Юлдаш” интернатында актив, сәламәт тормы рәвеше пропагандалана, мәдәни, спорт чараларында катнашырга теләге булганнарга да һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.                                                                                                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International