Яр Чаллы «Асылташ» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән бергә “Наркомания. Нәтиҗәләр” дип исемләнгән мәгълүмати очрашу булып узган. Балаларга әлеге афәт, наркотиклар куллануның сәламәтлеккә бик зур зыяны, нәтиҗәдә кеше организмы, тукымаларда барлыкка килә торган коточкыч үзгәрешләр турында сөйләнелгән.
Әңгәмә ахырында балалар катнашында блиц-сорауштыру үткәрелгән. Балаларның наркотиклар куллануга каршы булуы, аларның спорт, саф һавада уеннар, түгәркләрдә шөгыльләнүне хуп күрүләре ачыкланган.