Зәйдә социаль хезмәткәрләрнең белемен тикшергәннәр

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрен парта артына утыртканнар. Бу юлы алар иң мөһим имтиханнарның берсен – 442 нче федераль законны белүгә тест биргән. Бу закон 2015 нче елдан гамәлгә керәчәк, әмма аның буенча эшләргә әзерлекне инде хәзер үк күрсәтергәк кирәк. Мондый  имтиханнар республиканың барлык районнарында да уздырылды.

Зәйнең социаль хезмәткәрләре сынауны яхшы узган һәм тест нәтиҗәләре буенча әйбәт билгеләр ала алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International