Зәйнең иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә социаль яклау өлкәсендә көтеләчәк үзгәрешләр турында сөйләгәннәр

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәһәрнең коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмә узган. 442 нче федераль закон гамәлгә керү белән көтелә торган үзгәрешләр турында  белү өчен берләшмәләрнең рәисләре килгән. Алар арасында инвалидлар, сукырлар, чукраклар, ветераннар, “чернобыльчеләр” оешмалары  вәкилләре дә булган. Махсус алар өчен буклетлар ясатылган. Яңа закон турында бу көнне “Радость” үзәге директоры урынбасары, үзәк юристы, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдирләре дә чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International