Яр Чаллы «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Үзәктә бу максаттан педиатрия өлкәсендә актуаль сораулар буенча семинар уздырылган. Аны бүлекчә мөдире Е.Закирова уздырган.
Семинарда педиатрия практикасында очрый торган кайбер чирләр, бигрәк тә вируслы инфекцияләр, грипп, аларны дәвалау, прививкалар ясау турында сөйләгәннәр. Шулай ук антибиотиклар куллану турында да сүз барган. Хезмәткәрләрне педиатриядә яңа алым, карашлар белән дә таныштырып үткәннәр.