Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының “Алтын яшь” доброволецлар отряды волонтерлары “Шәһәрне чистарак ит” дигән акция уздырганнар. Бу чара “Әбиемнең җылы куллары” проекты кысаларында үткән.
Волонтерларны мондый акция уздырырга ял көннәрендә Икмәк мәйданының Чүп мәйданына әйләнүе этәргән. Тукталышта яшьләр кичен ял итәләр һәм чүплиләр, ә иртән бу тискәре күренешне якында гына урнашкан 22 нче мәктәптә укый торган балалар күрә.
Инде сигезенче яртыда өлкәннәр һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр икмәк мәйданын чүп-чардан арындыра башлаганнар. Эш кызу барган, тиз арада мәйдандагы чүп җыештырылган.
Бу акция белән волонтерлар барлык шәһәр халкына мөрәҗәгать итәләр: шәһәрне чиста тотыйк, аеруча аның тарихи урыннарына карата сакчыл мөнәсәбәттә булыйк, дип әйтергә телиләр.