Бүген Казанның беренче балалар клиник сырхауханәсендә вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм үткәргәннәр. Әлеге чарага балалары белән бергә 25 әни килгән. Бәбиләрне клоуннар уйнаткан арада өлкәннәр медикларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алганнар.
Республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге методисты, психологы Ирина Чулкова белән сөйләшү дә бик нәтиҗәле булган. Аның сүзләренә караганда, вакытында күрсәтелгән психологик ярдәм ситуациягә башка күзлектән чыгып карарга һәм яңа тормыш шартларына уңай тәэсир итәргә, җайлашырга ярдәм итә.
Билгеләп үтик, ел саен планетада 15 миллионга якын бала җитлекмичә туа.