Яшел Үзәндә урнашкан “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү җирле үзәге белгечләре Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы укучылар янына барганнар. Балалар аларга тормышлары, уку үзенчәлекләре, киләчәккә планнары турында сөйләгән. Юристконсульт кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Белгечләр исә балаларны камыр ризыклары һәм туңдырма белән сөендергәннәр.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге мәктәп белән үзара хезмәттәшлек тәрбия-тернәкләндерү эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.