Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама районында инвалид балаларны социаль-мәдәни тернәкләндерү, педагогик, психологик һәм медицина ягыннан озата бару буенча ведомствоара коммиссия утырышы узган.
Әлеге утырышта инвалид балалар белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекнең торышы турында сораулар каралган, инвалид баланың гаиләсе белән эшләүдә яңа алымнар һәм механизмнар турында сөйләшү булган.