«Халыкның наркотиклаштырылуына каршы чаралар» программасы кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Гайдарчы» яшүсмер балалар клубында «Һәркемнең үз сайлау хокукы!Син нәрсәне сайлаячаксың?» дип аталган әңгәмә уздырылган.
Аның төп максатлары итеп яшүсмерләр белән СПИД авыруы проблемасын ачыклау һәм наркомания проблемалары турында фикер алышу күздә тотылган.
Әлеге бәйге барышында белгечләр катнашучыларга СПИД авыруынын ВИЧ авыруыннан аермалыгы, килеп чыгу сәбәпләре, аларга каршы көрәш, наркомания проблемалары һәм җинаять, административ кодексларны турында билгеләп үттеләр.
Әңгәмәдә катнашучылар һәрбер кешенең нәрсә сайлавы бары тик үзеннән гена тора дигән карарга килделәр.