ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы яшүсмерләргә “Нормадан читкә тайпылышлы тәртипкә хирыслыкны белүгә диагностика” уздырган. Чараның  максаты девиант тотышның  үзара бәйләнгән  формалары: агрессия, үз-үзеңне җимерү, аддиктив һәм делинквент тотыш төрләрен тикшерүдән гыйбарәт булган. Тикшерүдә 12-15 яшьлек 54 яшүсмер катнашкан.

Бу акциянең адресаты – Шәләнгә авылыннан 15 яшьлек Рината Яһүдина. Ул  эчке органнарның деформациясенә китергән сколиоздан интегә. Шуңа күрә кызга махсус корсет кирәк. Рината аз керемле тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә,  мондый кыйммәтле әйбер алырга әнисенең мөмкинлеге юк. 

Минзәләнең “Тургай” балалар приюты каршында эшләп килүче  музей экспозициясе яңа эскпонатлар белән тулынанган: авылдашлар бирегә иске платинкалар алып килгәннәр.

Чистай районы “Салават күпере” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Мангуст”  отряды яшүсмер-волонтерлары  белән берлектә 29 балигъ булмаган бала өчен  спектакль куйганнар. 

Күп кенә ата-ана балаларына куелган “Игътибар дефициты булган гиперактивлык синдромы” дигән диагноздан хафага кала. Дөрес мәгълүмат булмау аларга ситуацияне аек итеп карарга, үлчәргә, балага чын ярдәм күрсәтергә комачаулый. 

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар өчен  “Балаларны саклагыз” дигән чара уздырганнар.
Ватан Геройлары көне уңаеннан Буа районы башлыгы А.Айзетуллов социалистик хезмәт Герое – Александра Николаеваны бәйрәм белән котлаган. 

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

12 нче декабрь көнне сәгать 12.00 дән 20.00 гә чаклы чаклы Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. 

Чарага килүчеләр үзләренә эш урыннарын 20926 вакансия арасыннан эзли алган. 59 предприятие тарафыннан 3000 вакансия, шул исәптән мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 329 вакансия тәкъдим ителгән. 

Зәйнең “Радость” комплекслы үзәге чираттагы тапкыр шәрәфле кунакларны кабул иткән. Бу юлы социаль  тернәкләндерү үзәгендә “Ватаным Татарстан”  газетасы  корреспондентлары өчен ишекләрне ачканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International