Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 40247 вакансия исәпләнә. 3 нче декабрьдән алып 9 нчы декабрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 1800 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 20978 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Камада күзәтелә. Биредә 3781, 3312, 2571 һәм 1694 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Апас һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 21, 20 һәм 7 генә вакансия бар.