Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Яхшылыкны яхшылык кына тудыра” дигән чарада катнашканнар.
Очрашу барышында белгечләр гражданнарны 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан 442 нче федераль закон гамәлгә керү белән көтелә торган социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырганнар. Шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә алган чакта социаль хезмәтләр күрсәтү төреләре, формалары һәм шартлары турында да сөйләшү булган.
Әңгәмә диалог формасында барган. Тыңлаучылар барлык сорауларына да тәфсилле җаваплар алганнар.