Тукай районы “Шәфкать” үзәгендә хисап җыелышы узган

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

 Тукай районы “Шәфкать” комплекслы үзәгендә 2014 нче ел өчен эш нәтиҗәләре буенча гомуми хисап җыелышы узган. Биредә районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова катнашкан. Ул 442 нче яңа Федераль Закон белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булачак үзгәрешләр турында сөйләгән.

“Шәфкать” комплекслы үзәге  директоры Светлана Шәехова казна һәм казнадан тыш акчаларның тотылуы, профсоюз оешмалары белән хезмәттәшлек турында хисап тоткан. Аннан соң үзәкнең бүлекчә мөдирләре сүз алган. Алар да ел дәвамында эшләнгән эш буенча хисап тотканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International