Алабуга психоневрология интернатына шушы көннәрдә Ижевск шәһәре циркы артистлары кунакка килгән. Иллюзионист чыгышын, хайваннар, акробатлар белән чыгышларны, клоун номерын һәркем зур кызыксыну белән караган. Клоун һәм фокусчы белән уеннарда катнашып, биремнәр чишү интернатта яшәүчеләрне тагын да ныграк сөендергән.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге труппа бирегә инде беренче тапкыр гына килми. Биредә аларның килүен түземсезлек белән көтеп торалар.