Минзәләнең “Умырзая” тернәкләндерү үзәге командасы спартакиадада җиңгән

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Яр Чаллыда “Алга, спорт җиңүләренә таба!” дигән спартакиада булып узган. Биредә “Солнышко”, “Астра”, “Умырзая” тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан. Салкын булуга карамастан, балалар рәхәтләнеп чаңгыда, кар атышта ярышканнар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Минзәләнең “Умырзая” тернәкләндерү үзәге командасы яулаган.

Бәйрәм ахырында катнашучыларны җылы чәй, яңа пешкән тәм-томнар белән сыйлаганнар. Бүләкләр тапшырганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International