Бөгелмәнең коррекция мәктәбендә инвалид балалар хокуклары турында сөйләшкәннәр

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бөгелмәдә урнашкан  II төрдәге ишетүдә тайпылышлар булган балалар өчен коррекция мәктәп-интернатында “Инвалид балаларның хокуклары” дигән темага түгәрәк өстәл узган.

Биредә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды һәм балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе вәкилләре катнашкан.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  үзәк тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләгәннәр, инвалид категориясенә караган инвалидларны эшкә урнаштыру, алар өчен махсус программаларга тукталганнар.

Балаларның  барлык сорауларына тәфсилле җаваплар бирелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International