Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар “Яңа ел фантазиясе” дигән республика акциясендә катнашкан

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар “Мәскәү”  мәдәният һәм спорт үзәгенә барганнар. Биредә алар “Яңа ел фантазиясе” дигән республика акциясендә катнашканнар.

Чара башланыр алдыннан фойеда яңа ел открыткаларын ясау, һава шарларын модельләштерү, оригами стилендә кар бөтрекләре ясау буенча мастер-класс оештырылган. Чарада катнашучылар өчен чәй өстәле әзерләнгән.

Балалар өчен шулай ук балалар вокаль һәм хорегорафия ансамбльләре катнашында бәйрәм конценрты да күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International