Яр Чаллының “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә “Тылсымлы чәчтараш” дигән акция узган

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллының “Солнышко” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бүген кызыклы кунаклар каршылаганнар.  “Тылсымлы чәчтараш” акциясе кысаларында балалар янына  “Галатея” матурлык салоны мастерлары килгән.  Иптәшләренең кү карышнда матурланып китүен күзәтеп торган балалар берсен-берсе уздырып  чират ала башлаганнар. Теләге булган бер генә бала да игътибарсыз калмаган.

“Солнышко” үзәге администрациясе “Галатея” салоны җитәкчесенә зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International