Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 4 авыр, 4 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 8 нче декабрьдән 12 нче дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 4 авыр, 4 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче  очрак 4 нче декабрьдә булган. Әгерҗе районының  “Агро-Кама” ҖЧҖ  механизаторының хезмәттәше  трактор барган вакытта кабинадан егылып төшкән һәм Т-700А тракторы тәгәрмәче астына кергән.

7 нче декабрь көнне Мәскәү-Өфе юлының  М-7 трассасында Катмыш авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә Алабуганың Нечкин Ю.В. шәхси эшмәкәре машина йөртүчесе үлгән.

Өченче үлем очрагы  “Мастер” Кама индустриаль паркы” ААҖдә теркәлгән. 9 нчы декабрьдә  сменаны тапшырганнан соң дежур персонал  бинасына керү ишеге янәшәсендә  слесарь-сантехник үле хәлдә табып алына.

Үлемгә китергән  соңгы бәхетсезлек очрагы  10 нчы декабрьдә булган. “Түбән кама икмәк комбинаты” ААҖдә цехтан чыга торган җирдә оешманың пешекчесен үлгән килеш табып алалар. Ул үз үлеме белән үлгән.

Хисап атнасында шулай ук  авыр җәрәхәтләргә китергән 4 очрак та теркәлгән.  3 нче декабрьдә Идел Буе районының Россельхознадзор  Идарәсе инспекторы  күз җәрәхәте алган. Җәяүлеләр өчен юл буйлап  урам аша чыккан чакта аны автомобиль бәреп китә.

9 нчы декабрьдә Яр Чаллының “Камаз-Энерго” газ белән тәэмин итү  цехында слесарь аскы казналыгын җәрәхәтли.

Шул ук көнне  “Җиңү проспектында күпфатирлы йорт” объектында  брус һәм фонарьларны өйгән чакта  “Дикорс” ҖЧҖ балта остасы-бетончысы  3,5 метр биеклектән  җиргә егылып төшкән һәм баш җәрәхәте алган.

10 нче декабрь көнне Яр Чаллының “Камилла” сәүдә йорты  ҖЧҖдә 4 нче бәхетсезлек  очрагы теркәлгән. Шамил Усманов урамы, 101 нче йорт адресы буенча урнашкан кибеттә сәүдә залы менеджеры башы белән  витринага бәрелгән.  Нәтиҗәдә, аның баш мие тетрәгән.

Хисап атнасында 2 төркемле бәхетсезлек очрагы  да теркәлгән. 5 нче декабрь көнне Яшел Үзән районыннан Казанга барган чакта “ДомСтройСервис” ҖЧҖнең өч маляры һәм маляр-штукатуры  җиңел дәрәҗәдәге травмалар алганнар.

Икенче төркемле бәхетсезлек очрагы 6 нчы декабрьдә булган. Мәскәү-Өфе трассасының 1022 нче километрында автолавкада төтен чыккан. Нәтиҗәдә, Яр Чаллының Жуков шәхси эшмәкәрендә эшләүче товар куючы һәм сатучы вафат булган.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International